+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 ноябрь 2023, 14:35

Машиналардан бернәрсә дә калмаган

Кырмыскалы районында үлем белән тәмамланган коточкыч авария булган.

Машиналардан бернәрсә дә калмаган
Машиналардан бернәрсә дә калмаган
Башкортстанда ике автомобиль бәрелешкәндә водительләрнең берсе һәлак булган. Икенчесе авыр хәлдә дәваханәгә озатылган.

Башкортстан буенча ЮХХДИ матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, авария Кырмыскалы районында Олыкүл - Кабак - Суык Чишмә автомобиль юлының өченче километрында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, "ВАЗ-2114" һәм "Hyundai Sonata" автомобильләре бәрелешкән.

Авария нәтиҗәсендә «ВАЗ» водителе ашыгыч ярдәм килгәнче шунда ук үлгән. Чит ил машинасы водителе күпсанлы җәрәхәтләр алган. Аны дәваханәгә салганнар.

Юл-транспорт һәлакәте факты буенча тикшерү башланган.

Фото: ЮХХДИ матбугат хезмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: