

Бу хактагы сорауны республика Башлыгына блогер Владимир Кобзев бирде.
"Мин алданган өлешчеләр белән хәлне җайга салырбыз дип уйлыйм", дип ышандырды Радий Хәбиров.
Башкортстан Башлыгы республикада өлешчеләрне алдауның яңа схемалары барлыкка килүен билгеләп үтте. Мәсәлән, кооперативлар оештыралар, алар соңыннан юкка чыга. Мондый хәл Бәләбәйдә булган. Оператив рәвештә карарлар кабул ителеп, кешеләрне алдарга ирек куелмаган.
"Бу "эшмәкәрләр"не тотып, аларны урынга утыртыр өчен зур күсәк кирәк", - диде Башкортстан Башлыгы.