

Республика Башлыгы белән "туры линия" вакытында "ашыгыч ярдәм" хезмәткәрләрен өстәмә бүләкләү турындагы указны озайту турында сорау яңгырады. Сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр иткәнчә, 2024 елга бюджетта өстәмә түләүләргә акча салынган инде.
Ә машиналар белән тәэмин ителүгә килгәндә, министр ел азагынача республикага янә 17 ашыгыч ярдәм автомобиле кайтарылачак, дип белдерде.
Башкортстан Башлыгы тиздән Уфада балалар өчен зур реабилитация үзәге төзелеп бетәчәген вәгъдә итте. Өлкән пациентларга килгәндә, аларны кирәк булганда хосписка урнаштырырга мөмкиннәр.