+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
29 ноябрь 2023, 15:55

“Башкортстанда озын гомерлелек” программасына киңәйтеләчәкме?

Әлеге минутларада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның “туры линия”се бара. Төбәк җитәкчесе республика халкы сорауларына җавап бирә.

“Башкортстанда озын гомерлелек” программасына киңәйтеләчәкме?“Башкортстанда озын гомерлелек” программасына киңәйтеләчәкме?
“Башкортстанда озын гомерлелек” программасына киңәйтеләчәкме?


“Туры линия”дә “Башкортостан” гәзитенең баш мөхәррире, Башкортстан Журналистлар берлеге рәисе Вәдүт Исхаков Радий Хәбировны “Башкортстанда озын гомерлелек” программасына журналистика ветераннарын да кертүне сорады.

Радий Хәбиров, быел программада 20 мең пенсионер катнашты, 2024 елга, бәлки, ялга 30 мең кеше җибәреп булыр, дип билгеләп үтте.

“Гаризагызны рәсмиләштерегез. Сезнең квотаны һичшиксез эшләячәкбез, ветераннарыгыз яхшы эшләделәр һәм бу аларның хезмәте өчен “түләү” булачак", - дип вәгъдә итте төбәк җитәкчесе.

Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, Башкортстанда өлкән яшьтәге кешеләрнең күбесе бер тапкыр да үз торак пунктларыннан читкә чыкмаган. Шуңа күрә программаның бурычы башка илләргә һәм төбәкләргә чыгару гына түгел, ә үз республикабыз белән таныштыру да.

Фото: bashinform.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас