+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
29 ноябрь 2023, 17:25

“Без сезгә берөзлексез рәхмәт әйтәчәкбез!”

Махсус хәрби операциядә катнашучылар буенча сораулар Башкортстан Башлыгы белән туры эфирда күп яңгырады.

“Без сезгә берөзлексез рәхмәт әйтәчәкбез!”“Без сезгә берөзлексез рәхмәт әйтәчәкбез!”
“Без сезгә берөзлексез рәхмәт әйтәчәкбез!”

БСТ корреспонденты Азат Садрыев хәрби операция зонасыннан Радий Хәбировтан республика военкорларын страховкаларга мөмкинме, дип сорады. Башкортстан Башлыгы Хөкүмәт аппаратына бу мәсьәләне өйрәнергә кушты.
"Иминлек мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Бу - безнең өчен зур булмаган акча. Военкорлар бездә алай күп түгел ", - дип билгеләде ул.

Радий Хәбиров хәрби операциядә катнашучыларның шәхси йортларда яшәүче гаиләләре ни өчен торак-коммуналь хезмәтләр өчен компенсация ала алмаулары турындагы сорауга да җавап бирде. Төбәк Башлыгы искәрткәнчә, хәзер республикада сугышчыларның гаиләләре өчен 37 чара бар. Ул хәлгә ачыклык кертергә һәм аннары өстәмә карарлар кабул итәргә вәгъдә итте.

Махсус хәрби операциядә катнашучы Илгиз Гайсаров туган якка вакытлыча ялга кайткан, ул барлык хәрби хезмәткәрләр исеменнән республика Башлыгына ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

"Без сезгә һәрвакыт рәхмәт әйтәчәкбез, - дип җавап бирде Радий Хәбиров. - Мин үз кадрларыма әйтеп киләм, хәрби операция дулкыны күпме лаеклы кешеләрне калкытып чыгарды. Бездә бик кызыклы кадрлар резервы үсеп килә. Барысы да тәмамлангач, без аларны игътибарда тотачакбыз, кайда эшкә урнаштырырга, социальләштерергә икәнлекне уйларбыз. Тагын бер тапкыр зур рәхмәт! "

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас