Төбәк җитәкчесе белән туры эфирда Ватан сугышчылары гаиләләренең төбәк комитеты җитәкчесе, хәрби офицерның хатыны Эльвира Мацкевич комитет башкарган эшләр турында сөйләде. Ул республикадан гуманитар ярдәм һәм сугышчыларга якыннары җибәргән адреслы посылкалар барып җитәме, дип кызыксынды.
Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, логистика, яугирләргә ярдәм күрсәтү яхшы оештырылган. Башкортстан үрнәге белән башка төбәкләр дә бара. Күптән түгел Радий Хәбиров Красный Луч складында булуы һәм озатуны көтеп торучы адреслы посылкаларны күрүе турында сөйләде.
"Әлбәттә, гуманитар ярдәм, посылкалар барып җитә. Аңлашылмаучанлык юк. Бәлки, бераз вакыт кирәктер", — дип билгеләп үтте төбәк җитәкчесе.
Радий Хәбиров “тыл армиясе”нә — Башкортстан халкына гуманитар ярдәм җыйган өчен рәхмәт белдерде. Күпләр маскировка челтәрләре үрә, алар һәм башка ярдәм төрләре махсус хәрби операциядәге сугышчыларга бик кирәк, дип белдерде.