

Сәнәгатьне үстерү перспективалары турында сөйләгәндә, төбәк җитәкчесе беренче планга хезмәт ресурслары чыгуын билгеләде. Әгәр икътисадның үсеш темплары шул рәвешле барса, Башкортстанда эшче куллар кытлыгы тагын да артырга мөмкин.
"Без барыбыз да хәзер илебездә кешеләр, белгечләр “аулыйбыз”. Минемчә, хәзер хезмәт хакы да арта, һәм без Башкортстанда яшәүчеләрне эшкә урнаштыру буенча берничә чара үткәрәбез, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Безнең һөнәри колледжларда предприятиеләребез үсешенең зур кадрлар чыганагын күрәбез».
Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, Уфа предприятиеләренә районнардан колледжларны тәмамлаучыларны эшкә чакырырга, аларга яшәү өчен шартлар һәм лаеклы хезмәт хаклары булдырырга мөмкин.