+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
29 ноябрь 2023, 17:00

Салават Юлаев һәйкәлен ремонтлау кайчан башланачак?

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “туры линия”дә республика халкы сорауларына җавап бирә.

Салават Юлаев һәйкәлен ремонтлау кайчан башланачак?Салават Юлаев һәйкәлен ремонтлау кайчан башланачак?
Салават Юлаев һәйкәлен ремонтлау кайчан башланачак?

Традицион уктан ату буенча коммерцияле булмаган "Мәргән укчы" автоном оешмасы директоры Юлай Галиуллин Уфадагы Салават Юлаев һәйкәлен ремонтлау турында сорау белән мөрәҗәгать итте.

Башкортстан Башлыгы ассызыклаганча, Салават Юлаев һәйкәле реконструкциягә мохтаҗ. Моны кабул итәргә кирәк. Эшләр Башкортстан башкаласының 450 еллыгы бәйрәм чаралары үткәннән соң, ремонт өчен бөтен документлар булгач башланачак.

Реконструкциянең бәясе - 200 млн. сум. Һәйкәлне махсус павильонга алып китәчәкләр, бу вакыт эчендә постаментны ныгытачаклар, яки яңартачаклар. Эшләр бер генә елга сузылмаска мөмкин. Радий Хәбиров ассызыклаганча, Салават Юлаев һәйкәлен каядыр алып китеп, кире кайтармау турындагы имеш-мимешләр нигезсез.

Фото: bashinform.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас