+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
29 ноябрь 2023, 15:40

Социаль объектларга зур игътибар бүленә

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән туры элемтә вакытында бүген Белорет районының 8нче мәктәбеннән ата-аналар, педагоглар видеомөрәҗәгать аша бәйләнешкә чыкты.  

Социаль объектларга зур игътибар бүленәСоциаль объектларга зур игътибар бүленә
Социаль объектларга зур игътибар бүленә

Мәктәпнең ата-аналар комитеты рәисе урынбасары Ирина Колесова мәктәптә ремонт эшләренең тәмамланып килүен белдерде, яңа чиректән балаларның яңа мәктәпкә киләчәгенә шатлануларын әйтте. Укучыларны зур спорт залы, яңартылган мәктәп, уңайлы шартлар көтәчәк.

Укытучылар һәм ата-аналар мәктәпкә ремонт өчен республика Башлыгына рәхмәт белдерде һәм аны мәктәп ачылу тантанасына чакырды.

Радий Хәбиров Белоретка эш сәфәре белән барганда мәктәпнең нинди хәлдә булуын күргәнен искә төшерде һәм ел ахырына кадәр ремонт тәмамланырга тиешлеген әйтте. Элек 300дән артык бала белем алган уку йорты хәзер 800 укучыны кабул итә алачак.

Республика Башлыгы социаль объектларга зур игътибар бүленүе турында сөйләде. Быел республика Башлыгы һәм Хөкүмәте кушуы буенча 29 муниципалитеттагы 164 мәгариф учреждениесен капиталь ремонтлау өчен 680,02 миллион сум акча юнәлтелгән.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас