- Хосписны без җиңел төзеп бетермәгәнне барыбыз да белә. "Башнефть" һәм "Башкортстан содасы" компанияләре ярдәме белән генә без бу зур эшне башкарып чыга алдык. Әгәр дә тагын мондый хосписны төзергә кирәк булса, тагын бергәләп, төзербез дип ышанам.
Ә инде икенче сорауга килгәндә, катлаулы медицина җиһазлары сатып алына, - диде республика Башлыгы. "Быел дүрт меңнән артык җиһаз сатып алынган, шуларның кырык дүрте - катлаулы медицина җиһазы", - дип ачыклык кертте сәламәтлек саклау министры.
Фото: Азамат Абдрафыйков.