– Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның “туры элемтәсе” халыкны борчыган көнүзәк сорауларга оператив җавап алырга да, игътибар таләп итүче темаларга басым ясарга да мөмкинлек бирде. Аларның берсе – милләтара тынычлык һәм татулык. Бу – көндәлек эш нәтиҗәсе. Бигрәк тә безгә каршы мәгълүмати сугыш башланган чорда, шуңа дошманнар милли мәсьәләне потенциаль рәвештә отышлы дип саный, чираттагы тапкыр кешеләрнең иң изге хисләрендә уйнарга тырыша.
Төбәк җитәкчесе Башкортстанның мәгълүмати һөҗүмнәр саны буенча беренче урында торуын ассызыклады. Без барыбыз да аларның максаты халыклар арасындагы бердәмлекне какшату икәнлеген аңларга тиеш. Тотрыклылыкны саклау – һәрберебезнең бурычы. Без барыбыз да – социаль челтәрләрдән актив кулланучылар, нәкъ менә шунда бүген мәгълүмати сугыш фронт линиясе үтә. Укыганда, комментарийлар биргәндә, репостлар ясаганда, ризасызлык белдергәндә һәркем җәмәгатьчелек фикерен формалаштыру процессында катнаша.
Кызганычка каршы, Интернетта виртуаль фикер алышуларның реаль тормыштагы актив гамәлләргә әверелү мисаллары аз түгел. Журналист Галина Ишмөхәммәтова Башлыкка сорау биргәндә китергән соңгы мисал – Махачкала аэропортындагы законсыз гамәлләр. Аэропорттагы тәртипсезлекләр дошманнар тарафыннан читтән планлаштырылган һәм Русия халкының этноконфессиональ бердәмлеген җимерүгә юнәлтелгән провокация нәтиҗәсе булып тора. Шуңа күрә, Радий Хәбиров әйткәнчә, безгә милләтара бердәмлегебезне ныгытырга кирәк, - диде Эльвира Аеткулова.
Фото: prufy.ru