+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
30 ноябрь 2023, 11:25

"Үсеш нигезе - тотрыклылыкта"

Башкорт дәүләт аграр университеты профессоры, икътисад фәннәре докторы Рәсүл Госманов республика Башлыгы Радий Хәбиров белән узган "туры элемтә" хакында үз фикерен җиткерде.

"Үсеш нигезе - тотрыклылыкта""Үсеш нигезе - тотрыклылыкта"
"Үсеш нигезе - тотрыклылыкта"


- "Туры элемтә" буенча бирелгән сораулар арасында республика икътисадына, үсешенә бәйле булганнары да, минемчә, игътибарга лаек. Соңгы елларда Уфа, мәсәлән, ил һәм дөнья күләмендәге әһәмиятле чаралар үзәге буларак танылды. Башкалабызның йөзе, уфалыларның тормышы, билгеле, беренче чиратта, төрле дәрәҗәдәге предприятие-оешмаларның икътисади тортыклылыгына бәйле. Икътисад, сәнәгать мәсьәләләре белән бәйле көнүзәк проблемалар арасында республика Башлыгы Радий Хәбиров беренче чиратта кадрлар мәсьәләсенә игътибар бирелергә тиешлеген ассызыклады. Башкаладагы УМПО предприятиесенә, мәсәлән, 5 мең эшче таләп ителә. Җиңел сәнәгать, авыл хуҗалыгы тармагында да кадрлар кытлыгы сизелә.
Радий Фәрит улы әлеге мәртәбәле очрашуда, гомумән, республикада беренче чиратта югары квалификацияле, эшче һөнәр ияләрен әзерләү мәсьәләләре, аларга дәүләт ярдәме күрсәтү белән бәйле чаралар турында аңлаешлы итеп сөйләде.
Әйткәндәй, Башкортстан бүген сәнәгать эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге буенча илдә - өченче, ә кече предприятиеләр оештыруда дүртенче урында.
Билгеле, икътисади үсештә соңгы елларда инвестпроектлар мөһим роль уйнады. Соңгы ике елда республиканың чит илләр белән хезмәттәшлек һәм дуслык җепләрен урнаштыруы берсүзсез Башкортстан икътисадына уңай йогынты ясаячак.

Фото: Башинформ


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас