Уфада 3 декабрь көнне көндез Маршал Жуков урамындагы 18нче йорт каршында 62 яшьлек шофер, «Фольксваген Туарег» белән идарә итеп, А. Королев урамы ягына барган. Монда ул каршы якка хәрәкәт итүче «Хендай Гетц» чит ил машинасы белән бәрелешкән, арытаба «Форд Фокус» автомобиленә килеп менгән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 38 яшьлек «Хендай Гетц» дәваханәгә мөрәҗәгать иткән.
"Фольксваген" водителен тикшергәндә аның исерек булуы ачыкланган. Хәзер ул машина белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителәчәк.
Фото: ЮХХДИ матбугат хезмәте.