+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
5 декабрь 2023, 13:45

Конституция буенча онлайн-конкурс 10 декабрьгә кадәр озайтылды

Башкортстанның 473 меңнән артык кешесе «Русия Конституциясенә 30 ел - үзеңне тикшер!» онлайн-конкурсында катнашты инде.

Конституция буенча онлайн-конкурс 10 декабрьгә кадәр озайтылдыКонституция буенча онлайн-конкурс 10 декабрьгә кадәр озайтылды
Конституция буенча онлайн-конкурс 10 декабрьгә кадәр озайтылды

Быел илнең төп законына - Русия Федерациясе Конституциясенә - 30 ел тула. Юбилей датасы алдыннан “Бердәм Русия” партиясе 18 яшьтән өлкәнрәк барлык теләүчеләр катнаша ала торган онлайн-бәйге башлап җибәрде. Моннан тыш, бөтен ил буйлап төрле тематик чаралар уза.

- Башкортстанда яшәүчеләр - аларның бәйгедә иң актив катнашучыларның берсе булуын расладылар, - ди "Бердәм Русия"нең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Насретдинов. - 10 декабрьгә кадәр безнең республикада тест узучылар саны тагын да артыр һәм ярышта катнашучылар саны ярты миллион кешегә җитәр дип ышанам.

Исегезгә төшерәбез, "Русия Конституциясенә 30 ел - үзеңне тикшер!" конкурсы онлайн-платформада уздырыла. Катнашу өчен теркәлү узарга кирәк. Катнашучыларга Конституция нигезләре турындагы 10 сорауга җавап бирергә кирәк булачак.

Фото: bashkortostan.er.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас