+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
5 декабрь 2023, 14:44

Үзе исерек, үзенең правасы да юк...

Башкортстанда исерек водитель коточкыч юл-транспорт һәлакәте оештырган.

Үзе исерек, үзенең правасы да юк...Үзе исерек, үзенең правасы да юк...
Үзе исерек, үзенең правасы да юк...
Озерное-К.Рудник юлында 3 декабрьдә 14:00 сәгать тирәсендә 24 яшьлек водитель идарә иткән "ВАЗ-21104" машина "Hyundai Tucson" автомобиле белән бәрелешкән. Бу хакта үз социаль челтәрләрендә Башкортстанның ЮХХДИ башлыгы Владимир Севастьянов хәбәр итте.

Авария нәтиҗәсендә автомобильләр механик зыян күргән.

ЮХХДИ хезмәткәрләре вакыйга урынында "ВАЗ" водителенең исерек хәлдә булуын ачыклаган. Моннан тыш, ир-егет беркайчан да машина йөртү таныклыгы алмаган.

2017 елда яшь кеше административ җаваплылыкка тартылган булган. Шушы көннәрдә ир-егеткә карата административ материаллар төзелгән.

Фото: "Горобзор.ру" сайтыннан.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас