+1 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
6 декабрь 2023, 15:11

Янә авария, янә үлем...

Коточкыч юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше үлгән.

Янә авария, янә үлем...
Янә авария, янә үлем...
Башкортстан Дәүләт автоинспекциясе республиканың Архангель районында ике кеше һәлак булган юл-транспорт һәлакәтенең нечкәлекләрен ачты. Эчке эшләр министрлыгының ЮХХДИ идарәсе начальнигының Башкортстан буенча урынбасары полиция подполковнигы Олег Дмитриев хәбәр иткәнчә, беренчел мәгълүматлар буенча, 46 яшьлек ир-егет, «Лада Приора» автомобиле белән идарә итеп, каршы як полосага чыккан һәм «ВАЗ-2114» машинасы белән бәрелешкән.

Авария көндех Уфа-Инҗәр-Белорет автоюлының 92 километрында булган. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 45 яшь һәм 71 яшьтәге хатын-кызлар, алган җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында һәлак булган, дип хәбәр итә «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Ике шофер да дәваханәгә озатылган.

Дәүләт автоинспекциясе экипажы зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәткән. Бу факт буенча юл-транспорт һәлакәтен тикшерү башланган.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: