5 декабрьдә көндезге сәгать өчләр тирәсендә Уфада юл-транспорт вакыйгасы булган, анда бала зыян күргән. 43 яшьлек водитель идарә иткән «НефАЗ» автобусы Софья Перовская урамы буйлап барганда көйләнә торган җәяүлеләр кичүе буенча юлны чыгып баручы баланы бәрдергән.
Авария нәтиҗәсендә бала җитди җәрәхәтләр алган. Аны тиз рәвештә дәваханәгә алып киткәннәр.
Әлеге вакытта ЮХХДИ хезмәткәрләре юл-транспорт вакыйгасы факты буенча тикшерү үткәрә.
Фото: ЮХХДИ матбугат хезмәте.