+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
8 декабрь 2023, 10:19

Юлда янә үлем...

Коточкыч авариядә ике кеше үлгән.

Юлда янә үлем...Юлда янә үлем...
Юлда янә үлем...
Шаран районында ЮХХДИ хезмәткәрләре ике кеше һәлак булган юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләрен ачыклый. Бу хакта Башкортстан Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Авария Туймазы - Бәләбәй - Николаевка - Бакалы юлының 107нче километрында булган. Биредә "ВАЗ-2114" һәм "Volkswagen Polo" машиналары бәрелешкән.

Нәтиҗәдә, беренче автомобильнең шоферы һәм пассажиры ашыгыч ярдәм килгәнче шунда ук үлгән. Ике "Volkswagen Polo" пассажиры дәваханәгә озатылган.

Һәлакәт урынына авариянең барлык шартларын ачыклау өчен Башкортстанның ЮХХДИ җитәкчесе урынбасары чыкты.

Фото: "Горобзор.ру" сайтыннан.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас