+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
9 декабрь 2023, 12:43

Автобус авариягә тарыган

Анда кешеләр булганмы?

Автобус авариягә тарыганАвтобус авариягә тарыган
Автобус авариягә тарыган

Бүген көндезге сәгатьләрдә Уфа һәм Ырынбур шәһәрләрен тоташтыручы автомобиль трассасында ике автотранспорт чарасы бәрелешкән.

32 яшьлек ир-егет "ГАЗель" маркалы йөк машинасы руле артында уң полоса буенча хәрәкәт иткән һәм, вакытында туктый алмыйча шундый ук маркалы автобуска килеп бәрелгән.

Уфа автоинспекциясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, икенче автобус төзексезлек аркасында тукталырга мәҗбүр булган. Бәхеткә, бу вакытта салонда пассажирлар булмаган.

Юл-транспорт вакыйгасы нәтиҗәсендә ике транспорт чарасы да җитди механик зыян күргән. Медицина ярдәме беркемгә дә кирәк булмаган. Хәзер дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тикшерү үткәрә һәм юл-транспорт вакыйгасының төгәл сәбәпләрен һәм хәл-шартларын ачыклый.

Фото: ЮХХДИ матбугат хезмәте

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас