+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
9 Декабря 2023, 07:30

Башкортстанда "Ризыклар банкы" эшли башлаячак

Түбән Новгородта Халыкара «СО.ЗНАНИЕ» ESG-форумында «Русь» Ризыклар банкы" хәйрия фонды һәм Русиянең 3 субъекты арасында стратегик партнерлык турында меморандумнар имзалау тантанасы узды, алар арасында Башкортстан Республикасы да бар.

Башкортстанда "Ризыклар банкы" эшли башлаячакБашкортстанда "Ризыклар банкы" эшли башлаячак
Башкортстанда "Ризыклар банкы" эшли башлаячак


Банк ягыннан документка «Русь» "Ризыклар банкы" хәйрия фонды президенты Юлия Назарова, Башкортстан ягыннан - Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, финанс министры Лира Игътисамова кул куйдылар.

Киләсе айларда фонд төбәк командалары белән кирәкле инфраструктура төзиячәк һәм эшләтеп җибәрүгә әзерләнәчәк. Максат - 300 тонна азык-төлеккә чыгу, бу ай саен 10 мең мохтаҗ кешегә ярдәм итүгә тиң.

Тулырак: https://pravitelstvorb.ru/news/22498/.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас