Уфада кичә Үзәк урамында автомобиль янган. Бу хакта Башкортстанның Uадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә.
"Лада Гранта" ягулык салу вакытында яна башлаган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре машинаны күбек белән тутырган һәм ягулык салу станциясенә ут таралуга юл куймаган.
Зыян күрүчеләр юк. Әлеге вакытта янгынның сәбәпләре ачыклана.
Фото: "Горобзор.ру" сайтыннан.