+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
11 декабрь 2023, 09:55

Радий Хәбиров яңа геопарк булдыру мөмкинлеген карарга кушты

ЦУРда Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә Башкортстанның ЮНЕСКО эшләре буенча комитеты башкарма директоры Элина Гатауллина Белорет районында тагын бер геопарк булдыру тәкъдимен кертте. Геопаркның төп объекты "Ирәмәл" табигый паркы була алыр иде. Аның эшчәнлеген финанс белән тәэмин итү грант чаралары, инвесторлар һәм краудфандинг җәлеп итү хисабына күздә тотыла.

Радий Хәбиров яңа геопарк булдыру мөмкинлеген карарга куштыРадий Хәбиров яңа геопарк булдыру мөмкинлеген карарга кушты
Радий Хәбиров яңа геопарк булдыру мөмкинлеген карарга кушты

Геопарк - ул үзенчәлекле геологик һәм тарихи-мәдәни истәлекле урыннар булган ачык һавадагы музей. Хәзер Башкортстанда "Янгантау" (ул Русия һәм БДБ илләре территориясендә беренче булып ЮНЕСКО геопаркларының глобаль челтәренә керде) һәм "Торатау" геопарклары бар. "Торатау"ны ЮНЕСКО челтәренә кертүгә документлар тапшырылган. Геопарклар статусын алган территорияләрдә туристлар агымы шактый арткан, инвестицияләр күләме үскән.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзаловка һәм табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазыловка, мондый объектның район һәм республика үсеше өчен файдасы күзлегеннән чыгып, Белорет районында геопарк төзүнең максатка ярашлылыгы турында фикер алышырга кушты.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас