+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
11 декабрь 2023, 09:17

Юлда янә үлем...

Коточкыч авария Чиләбе өлкәсенең Әшә районында М5 трассасында булган. Анда өч кеше үлгән...

Юлда янә үлем...Юлда янә үлем...
Юлда янә үлем...
Чиләбе өлкәсенең Әшә районында М-5 трассасында үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте булган. ЮХХДИ матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, өч кеше һәлак булган, тагын икесе дәваханәдә.

Авария нәтиҗәсендә Сим шәһәре янында тыгын барлыкка килгән. Шул уңайдан ЮХХДИ хезмәткәрләре водительләргә бу юлны урап узарга киңәш итә.

Әлеге вакытта юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.

Фото: ЮХХДИ матбугат хезмәте.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас