+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
12 декабрь 2023, 12:25

Гаилә машинада туңып үлә язган...

Анда 5 яшьлек бала да булган. Аларның хәле ничек?

Гаилә машинада туңып үлә язган...Гаилә машинада туңып үлә язган...
Гаилә машинада туңып үлә язган...
Бүген иртә белән коткаручылар ватылган машинада туңган кешеләргә ярдәм иткән. Бу хакта Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты хәбәр итә.

Биш кеше, шул исәптән биш яшьлек бала, Уфадан Магнитогорскига барган, әмма Белорет районы Буганак авылы янында машина ватылган. Урамда термометр баганалары -30 градустан түбән төшкән була. Мондый температурада салкынның һәр минуты аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Коткаручылар зыян күрүчеләрне Белорет тимер юл вокзалына кадәр алып килгән, анда аларны туганнары каршы алган.

Фото: "Горобзор.ру" сайтыннан.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас