

Кичә 17:00 сәгатьтә Нефтекаманың Дүртөйле урамында 34 яшьлек хатын-кыз идарә иткән "LADA Vеsta" һәм "НефАЗ" пассажир автобусы бәрелешкәннәр. Бу хакта Русия Эчке эшләр министрлыгының шәһәр идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Авария нәтиҗәсендә җиңел автомобиль шоферы ашыгыч ярдәм килгәнче үлгән. Ике пассажирны вакыйга урынында табиблар тикшергән.
Автобус «Нефтекама - Ташкин» маршруты буенча хәрәкәт иткән. Салонда егерме пассажир булган. Маршруткадан ике кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. Һәлакәт урынында ЮХХДИ хезмәткәрләре һәм башка ашыгыч хезмәтләр эшләде.
Фото: gorobzor.ru сайтыннан.