+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
14 Декабря 2023, 06:32

Янгында бер кешене югалттык...

Коточкыч янгын Учалы районында булган.

Янгында бер кешене югалттык...Янгында бер кешене югалттык...
Янгында бер кешене югалттык...
Бүген иртән Сәфәр авылында йорт янган. Утны сүндерү барышында бина эчендә яшәү билгеләре булмаган өлкән яшьтәге хатын-кызның гәүдәсе табылган. Йорт эчтән зыян күргән. Хәзер вакыйга урынында Тикшерү комитеты хезмәткәрләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тикшерүчесе эшли. Бу вакыйганың сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.

Исегезгә төшерәбез, кичә шулай ук Сәфәр авылында балалар бакчасы һәм табиб амбулаториясе казанлыгы шартлаган. Балалар бакчасы салкыннар аркасында эшләми, ФАПта 3 кеше була. Зыян күрүчеләр һәм үлүчеләр юк.

Фото: "Учалинская газета" сайтыннан.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас