Кичә, Мәскәү вакыты белән кичке сәгать 8ләр тирәсендә, кояшта Х2,8 интенсивлыгында көчле ялкынлану теркәлгән, бу - быел иң көчле кояш ялкыны. Моңа кадәр кояш протубераннары лидерлары арасында 17 февральдә чыккан ялкынлану булган, аның интенсивлыгы Х2,2 балл тәшкил иткән. Бу хакта “Фобос” һава торышы үзәге сайтында хәбәр ителә.
Кояштагы мондый көчле ялкынлану соңгы тапкыр 2017 елда теркәлгән булган. Метеорологлар билгеләп үткәнчә, кояштагы мондый ялкынлану еш кына магнит давылларына сәбәпче булып тора, аларның иң якыннары бу шимбәдә үк көтелә.
Магнит давыллары кеше организмына тискәре йогынты ясый. Хәвефле төркемгә хроник авырулары булган, өлкән яшьтәгеләр һәм сабыйлар керә. Кояш активлыгы арткан көннәрдә аларның башлары авырта һәм сәламәтлекләре белән бәйле башка проблемалар барлыкка килә, дип аңлата белгечләр.
Магнит давыллары вакытында йокы туйганчы йокларга, артык авыр эш эшләмәскә һәм табиб билгеләгән даруларны кабул итәргә кирәк. Моннан тыш, үзеңне стресска дучар итәргә ярамый. Бу көннәрдә күбрәк ачык һавада йөрергә яисә табигатькә якын булырга кирәк.
Билгеле булуынча, әле күптән түгел генә көчле магнит давыллары Башкортстан өчен гадәти булмаган “төньяк балкышы” кебек табигый күренеш тудырган иде.
Зөлфия Фәтхетдинова фотосы.