+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
16 декабрь 2023, 12:01

Тереләй янып үлгән...

Коточкыч янгын Калтасы районында булган.

Тереләй янып үлгән...
Тереләй янып үлгән...
Калтасы районының Ваныш авылында хуҗасы белән бергә йорт янган. Мәрхүм иргә 59 яшь булган, дип хәбәр иттеләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсендә.

"8×9 метрлы агач йортны ут тулысынча ялмап алган иде. Янгын тиз сүндерелде. Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын ялгыз ирнең өйдә тәмәке тартуыннан башланган. Бүген янгын урынында махсус хезмәтләр эшли һәм аның төгәл сәбәпләрен ачыклаячак", - дип сөйләде коткаручылар.

Фото: "Башинформ" агентлыгы.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: