Уфа районында 18 декабрьдә Алексеевкадан 1 чакрым ераклыкта автобус һәм «КамАЗ» катнашлыгында юл-транспорт һәлакәте булган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, салонда 33 кеше, шул исәптән 26 бала булган. Урынга Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм муниципаль янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре килгән. Дәваханәгә алты бала һәм автобус водителе китерелгән.
- Хезмәткәрләр юлдаш автобусны туктатты, анда калган балаларны күчерделәр. Хәзер аларны табиблар тикшерә. Зыян күрүчеләр саны ачыклана. ЮХХДИ хезмәткәрләре юл-транспорт һәлакәтенең сәбәбен ачыклый. Хәл контрольдә", - дип хәбәр иттеләр ведомствода.
"Беренче версия буенча, йөк машинасы водителе сул якка борылу өчен туктаган. Шул вакытта артта хәрәкәт итүче автобус аның белән бәрелешкән", — дип хәбәр иттеләр республика дәүләт автоинспекциясендә.
Фото: ЮХХДИ матбугат хезмәте.