+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
19 декабрь 2023, 15:20

Башкортстан Конституциясенең 30 еллыгы уңаеннан конференция үтте

19 декабрьдә Уфада “Башкортстан Республикасы Конституциясенә 30 ел: хокукый потенциал һәм яңа приоритетлар” дип аталган Бөтенрусия фәнни-гамәли конференция узды. Чарада дәүләт власте, урындагы үзидарә органнары, иҗтимагый оешмалар, мәгариф һәм фән учреждениеләре, шулай ук киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Башкортстан Конституциясенең 30 еллыгы уңаеннан конференция үттеБашкортстан Конституциясенең 30 еллыгы уңаеннан конференция үтте
Башкортстан Конституциясенең 30 еллыгы уңаеннан конференция үтте

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров конференциядә катнашучыларга сәламләү сүзе юллаган. Аны республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе урынбасары Искәндәр Әхмәтвәлиев укыды.

- Сезне чын йөрәктән Башкортстан Республикасы Конституциясен кабул итүнең 30 еллыгы белән котлыйм. Безнең республика тирән хокукый традицияләр белән аерылып тора, - диде Искәндәр Әхмәтвәлиев. - Бездә һәрвакыт көчле конституционалистлар мәктәбе бар иде, грамоталы гамәли юристлар эшли, көчле профессор-укытучылар составы бар. Юбилей датасы - безнең конституционализмның үсеш тарихын һәм теоретик нигезләрен искә төшерү, бу өлкәдә фикер алышу һәм тупланган тәҗрибә белән уртаклашу өчен яхшы сәбәп. 1993 елгы Башкортстан Конституциясе заманча таләпләргә вакытында җайлашырга сәләтле шактый сыгылмалы хокукый акт булып кала бирә. Соңгы еллардагы иң мөһим үзгәрешләр 2020 елда Гомумрусия тавыш бирү барышында гражданнарыбыз хуплаган Русия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләрдә чагылдырылды.

Искәндәр Әхмәтвәлиев Башкортстанның танылган юристларына республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Республика парламенты Рәисе урынбасары Илшат Таҗетдинов Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачевның конференциядә канашучыларга сәламләү сүзен җиткерде.

Башкортстанның Конституцион советы рәисе Хәйдәр Вәлиев документның төзелү тарихы турында җентекләп сөйләде, шулай ук конференциядә нәтиҗәле эш өчен катнашучыларга рәхмәт белдерде.

Татарстан һәм Саха (Якутия) республикалары Конституцион советлары рәисләре Илгиз Гыйләҗев һәм Петр Гоголев, видеоконференция режимында чарада катнашучыларга һәм кунакларга мөрәҗәгать итеп, конституцион принципларга һәм нормаларга тугры калу дәүләтчелекне ныгыта, шәхес, дәүләт һәм граждан җәмгыятенең алга таба тотрыклы үсешен тәэмин итә, дип билгеләделәр.

Шулай ук Мәскәү, Екатеринбург һәм башка шәһәрләрнең фәнни берлекләре вәкилләре чыгыш ясады.

Катнашучылар Башкортстанның социаль-икътисади үсешендә конституцион өстенлекләр, Конституциянең нормаларын һәм принципларын гамәлгә ашыру проблемалары һәм перспективалары, 2020 елгы конституцион реформа, кеше һәм гражданның хокукларын һәм ирекләрен яңа конституцион өстенлекләр яктылыгында яклау турында фикер алышты. Конференция конституционализм теоретиклары һәм дәүләт-хокукый төзелеш практиклары тәҗрибәсе белән уртаклашу мәйданчыгы булды.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстан Конституциясе 1993 елның 24 декабрендәге республика законы белән гамәлгә кертелде.

Фото: Фәнүз Хәбибуллин.

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас