+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
19 декабрь 2023, 11:25

Кытайда җир тетрәү уңаеннан Путин кайгы уртаклашты

Путин Си Цзиньпинга телеграммасында Кытайда җир тетрәү сәбәпле кайгы уртаклашты.

Кытайда җир тетрәү уңаеннан Путин кайгы уртаклаштыКытайда җир тетрәү уңаеннан Путин кайгы уртаклашты
Кытайда җир тетрәү уңаеннан Путин кайгы уртаклашты
Русия Президенты Владимир Путин җир тетрәү белән бәйле рәвештә Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпинга телеграммасында кайгы уртаклашты. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Ганьсу һәм Цинхай провинцияләрендә җир тетрәүнең фаҗигале нәтиҗәләре уңаеннан тирән кайгыгызны уртаклашабыз", — диелә Кремль сайтындагы телеграммада.

Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, Русия халкы Кытайдагы табигать афәте нәтиҗәсендә туганнарын һәм якыннарын югалткан кешеләрнең кайгысын уртаклаша һәм барлык зыян күрүчеләрнең тизрәк савыгуына өметләнә.
6,2 магнитудалы җир тетрәү 18 декабрьдә 23:59 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән 18:59) Кытайның төньяк-көнбатыш Ганьсу провинциясенең Линься-Хуэй автономияле округының Цзишишань-Баоань-Дунсян-Саларск автономияле өязендә булган.

Кытайның төньяк-көнбатышында җир тетрәү нәтиҗәсендә һәлак булганнар саны 118 кешегә җиткән. Шулай ук анда тагын 182 кешенең яралануы билгеле. Кайбер урыннарда су, электр тәэминаты, транспорт, элемтә һәм башка инфраструктура объектлары зыян күргән.

 
 
Фото: Global Look Press/Kremlin Pool

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас