

- Без вакытыннан алда "Көньяк чыгу юлы"ның - безнең „гасыр төзелеше“нең финиш сызыгына чыга алдык, ике айдан соң анда хәрәкәт ачачакбыз. М-12 трассасы актив төзелә. Безнең территория буенча 200 километрдан артык зур участок узачак. Бу мөһим юл бер елдан барлыкка киләчәк. Аннары ике ел дәвамында без төзелеш вакытында зыян күргән якындагы юлларны тергезәчәкбез, федераль хөкүмәт белән бу мәсьәлә килештерелгән», — дип билгеләп үтте Радий Хәбиров, республика Дәүләт җыелышына Юллама белән мөрәҗәгать итеп.
Ул киләсе елда Стәрлетамактан Җиргәнгә кадәр Р-240 трассасы участогын реконструкцияләү һәм аны дүрт полосага кадәр киңәйтү башланачагын сөйләде. Бөре - Тастүбә - Сатка автомобиль юлы төзелеше тәмамлана, М-5 һәм М-7 трассаларының үткәрүчәнлек сәләтен арттыру дәвам итә.
"Быелдан без күптән каралмаган юлларны төзекләндерү буенча үз проектыбызны башладык. Аңа 4 млрд сум акча юнәлтелгән. Күрәм, бу башлангычны кешеләр аеруча җылы кабул итте. Киләсе елда программаны финанслауны 5 миллиардка кадәр арттырачакбыз", - диде Радий Хәбиров.
Тагын шунысы да бар: 5 ел эчендә Башкортстан юлларында үлем 25 %ка кимегән. Узган елда юлларда 403 кеше һәлак булса, быелга - 367 кеше. "Без юлларда ел саен бер авыл халкы кадәр кеше югалтабыз", - дип ачынып әйтте төбәк җитәкчесе.
Фото: "Башинформ"