- Безгә басым ясаучы илләрнең күңелсез фаразларына карамастан, Русия һөҗүмне лаеклы кире кагып кына калмый, бәлки, ныгый да, алга да бара. Бу хакта ике көн элек "Бердәм Русия" партиясе съездында ясаган үзенең программа чыгышында ил Президенты Владимир Владимирович Путин белдерде.
Без, шулай ук, республиканың үсеш темпларын киметмәдек. Хәзерге вакытта 2030 елга кадәр зур программа төзибез. Алга таба ничек хәрәкәт итү, күп өлкәләрдә уңышка ирешү турында төгәл планнар билгелибез, - диде Радий Хәбиров, Юллама белән мөрәҗәгать итеп.
Фото: bashinform.ru