+21 °С
Болытлы
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Көнүзәк
20 декабрь 2023, 18:10
Уфаның 450 еллыгына әзерлек ничек бара?
Радий Хәбиров Уфа шәһәр хакимияте һәм активы белән Башкортстан башкаласының 450 еллыгына әзерлек турында фикер алышты.
Уфаның 450 еллыгына әзерлек ничек бара?
20 декабрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфа шәһәр хакимияте һәм активы, шулай ук шәһәр предприятиеләре җитәкчеләре белән киңәйтелгән киңәшмә үткәрде. Көн тәртибендә — муниципалитетның 2023 елдагы эш нәтиҗәләре һәм республика башкаласының 450 еллыгына әзерлек.
Киңәшмә алдыннан Радий Хәбиров Уфаның 450 еллыгына чыгарырга планлаштырылган сувенир продукциясен, брендлы киемнәрне һәм башка товарларны күрсәткән күргәзмәне карады. Республика Башлыгы тәкъдим ителгән әйберләрнең төрлелеген һәм оригинальлеген билгеләп үтте.
Уфа шәһәр хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» гомумдәүләт проекты кысаларында шәһәрнең туристик кодын формалаштыру турында сөйләде. Бу башлангычны тормышка ашыру өчен Уфа 213,1 миллион сум, шул исәптән федераль бюджеттан 208,8 миллион сум акча алган. Аерым алганда, Уфада яңа арт-объектлар һәм фотозоналар, күзәтү бинокльләре һәм стереоскоплар, ярминкәләр өчен мобиль павильоннар, чаралар үткәрү өчен сәхнәләр һәм аркалар, модульле мәгълүмат үзәкләре урнаштырылган. Моннан тыш, төбәк башкаласында туристлык навигациясе билгеләре, тулыландырылган чынбарлык элементлары белән информстендлар һәм республика брендларына багышланган башка арт-объектлар урнаштыруны дәвам итәләр.
Экспозицияне караган вакытта «Витцеман» компаниясенең генеральный директоры урынбасары Илдар Хуҗин импортны алмаштыру буенча инвестиция проектын тәкъдим итте. Сүз энергетика, нефть-газ һәм металлургия тармаклары өчен сәнәгать торбалары төзү өлкәсендә производство булдыру турында бара. Ул «Уфимский» индустриаль паркы янында урнашачак.
«Прогресс» вәкилләре сөйләвенчә, предприятиедә 15 километр ераклыкка очучы пилотсыз очу аппаратлары чыгаруны оештырырга планлаштыралар.Компания аена 1 меңгә кадәр пилотсыз очучы чыгарырга ниятли.
Башкортстан Башлыгы махсус хәрби операция вакытында мондый продукциягә ихтыяҗ зур булуын билгеләп үтте.
– 2024 елның гыйнварында без пилотсыз аппаратлар җитештерү белән шөгыльләнүче яки шөгыльләнергә планлаштыручы предприятиеләр җитәкчеләре катнашлыгында киңәшмә үткәрәчәкбез. Бу юнәлешкә дәүләт ярдәме чаралары турында фикер алышачакбыз, – диде Радий Хәбиров.
Төбәк җитәкчесе шулай ук Ратмир Мәүлиевның индустриаль парклар принцибы буенча муниципаль сәнәгать мәйданчыгы булдыру тәкъдимен хуплады.
Тулырак:
https://glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/173175.html
Фото: glavarb.ru
Автор:
Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"