+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
22 декабрь 2023, 10:10

“Башнефть” балаларны Яңа ел белән котлый!

“Роснефть” структурасына караучы компания бәйрәм алдыннан “Кыш Бабай бүләге” акциясен үткәрде.

“Башнефть” балаларны Яңа ел белән котлый!“Башнефть” балаларны Яңа ел белән котлый!
“Башнефть” балаларны Яңа ел белән котлый!

“Башнефть” компаниясе Уфаның Спорт сараенда үзе шефлыкка алган “Бергә” гаилә үзәге тәрбияләнүчеләре һәм “Беренчеләр хәрәкәте” яшь активистлары өчен гадәти булмаган Яңа ел иртәсен үткәрде. Кыш бабай һәм әкият персонажларының традицион котлаулары һәм конкурслардан тыш, балаларны сюрприз да көтә иде. Алар “Уфаоргсинтез” командалары арасында мавыктыргыч иптәшләрчә хоккей матчын карады, ә аннары инде үзләре дә бозга чыкты.

– “Кыш Бабай бүләге” хәйрия акциясен уздыру өчен мондый форматны без беренче тапкыр кулланабыз. Балаларны хоккейга чакырып, аларны спортка җәлеп итүгә юнәл­телгән чараны уздырырга күптән теләгән идек, һәм менә бәйрәм уңаеннан без аны гамәлгә ашырдык. Өстәвенә, “Уфаоргсинтез”ның корпоратив командасы – “Роснефть”нең гамәлдәге чемпионы, – ди волонтер һәм “Уфаоргсинтез”ның матбугат чаралары һәм җәмәгатьчелек белән элемтә, эчке коммуникацияләр һәм корпоратив мәдәният бүлеге башлыгы Артем Соколов. – Балаларның күбесе матчка беренче тапкыр килде. Һәм без аларга хоккейчыларның киенү-чишенү бүлмәсен күрсәткәч, балалар хоккей мохитенә чумды һәм шатлыклы хис-кичерешләрен яшермәде!
Матч башланыр алдыннан шайбаны бозга символик ташлау тантанасы узды. Анда Гаилә үзәге тәрбия­ләнүчесе Данил һәм Русиянең хатын-кызлар җыелма командасы һәм “Агыйдел” клубы капкачысы Анна Пругина катнаштылар.
– Мин бу искиткеч спорт бәйрә­мендә катнашуыма бик шатмын, спорт сәламәтлекне дә ныгыта, кәефне дә күтәрә. Ә корпоратив спорт коллективны да берләштерә, – диде Анна Пругина матчның тантаналы ачылышында.
Аннары кызыклы һәм киеренке матч башланды. Трибунадагы актив җанатарлар арасында Гаилә үзәге тәрбияләнүчеләре дә бар иде, алар да искиткеч уеннан ләззәт алды.
Ә матчның тәнәфесләрендә “Башнефть” волонтерлары балалар өчен эстафета, аквагрим, викториналар һәм конкурслар оештырды. Балалар мультфильм геройлары, Кыш бабай һәм Карсылу белән күңел ачты. Ә матчтан соң Яңа ел бүләкләрен тапшыру тантанасы һәм бергәләп тимераякта шуу оештырылды.
– Традиция буенча, “Игелекле эшләр платформасы” корпоратив волонтерлык хәрәкәте үзебез шефлыкка алган балалар учреждениеләрендәге сабыйларга ярдәм итү буенча киңкүләм ике акция үткәрә – “Мәктәпкә бүләк” һәм “Кыш Бабай бүләге”, – ди “Башнефть” компа­ния­сенең социаль проектлар бүлеге башлыгы Русалина Галиева. – “Кыш Бабай бүләге” акциясе 2012 елда ук старт алды, һәм анда “Башнефть”нең меңләгән хезмәткәре катнаша. Алар балалар йортларында, приютларда һәм социаль-тернәк­ләндерү үзәкләрендә тәрбияләнүче 1000нән артык баланы үз акчаларына сатып алынган бүләкләр белән тәэмин итә. Һәр бала, уенчыклар һәм тәм-томнар җыелмасыннан тыш, шәхси бүләк ала. Волонтерлар үз акчаларына шефлыкка алынган учреждениеләр өчен кер юу машиналары, суыткыч­лар, принтерлар һәм башка бик күп нәрсәләр сатып ала. Компания канаты астында барлыгы 23 балалар учреждениесе бар, алар Башкортстанда, шулай ук Төмәндә һәм Нарьян-Марда урнашкан. Луганск һәм Донецк халык республикаларыннан күченеп килергә мәҗбүр булган гаиләләрдә тәрбия­ләнүче балалар да игътибардан читтә калмый.
– Яңа ел алдыннан балалар йортларында тәрбияләнүчеләр Кыш бабайга хатлар яза. Анда алар төрле бүләкләр, спорт җиһазларыннан һәм мәктәп кирәк-яракларыннан башлап, электрон китаплар һәм мобиль элемтә чараларына кадәр сорый. Безнең компания хезмәткәрләре балаларның бу хыялларын тормышка ашырырга булыша.
“Башнефть”нең волонтерлык хәрә­кәтендә иң мөһиме – иреклелек. Ел саен волонтерлар сафына кушыл­ган хезмәткәрләр саны арта. Бүген әлеге хәрәкәттә меңнән артык кеше катнаша. Акча белән генә түгел, үз вакытлары исәбенә әти-әниләре булмаган балаларга күңел җылысы һәм кайгыртучанлык бүләк итәргә әзер хезмәттәшләребезнең саны ишәя бара, – ди Русалина Галиева.
Бу чара “Кыш Бабай бүләге” акция­сендә башлангыч кына булып тора. 25 декабрьдә яңа очрашу узачак, волонтерлар Кыш Бабай бүләк­ләре белән янә Гаилә үзәгенә киләчәк һәм балалар өчен театрлаштырылган тамаша оештырачак.

Альбина ИРКӘБАЕВА.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас