

Территорияләрне үстерү фондының Күзәтчелек советы тарафыннан Бүздәк районы үзәгендә «СК Трест № 21» җәмгыяте проблемалы йорты өлешчеләренә компенсацияләр түләү турында карар кабул ителде.
- Фондның Күзәтчелек советы тарафыннан республиканың тагын бер "сакаллы" төзелеше каралды. Федераль механизмнар һәм республика тарафыннан финанслашу нәтиҗәсендә Бүздәктә тугыз өлешче үз түләүләрен алачак. Моның өчен 13 миллион сумнан артык акча бүлеп биреләчәк, шуларның 16 проценты - республика бюджетыннан, - диде төзелеш һәм архитектура министрының беренче урынбасары Артем Ковшов.
Түләүләр башлану турындагы мәгълүмат ФРТ рәсми сайтында урнаштырылачак.
Фото: pravitelstvorb.ru