

Бүген Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының Бөтенрусия күз һәм пластик хирургия үзәгендә ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевның музей экспозициясе ачылды.
Чарада Башкорт дәүләт медицина университеты ректоры, Русия Фәннәр академиясе академигы, профессор Валентин Павлов, совет хәрби очучысы, Бөек Ватан сугышы батыры, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевның улы, доцент, Башкорт дәүләт медицина университетының нейрофизиология лабораториясенең өлкән фәнни хезмәткәре Евгений Гәрәев, Уфа Фән һәм технологияләр университетының тәрбия эше һәм яшьләр сәясәте буенча проректоры, Башкортстан Башлыгының патриотик тәрбия мәсьәләләре буенча киңәшчесе Валентин Солодовник, Бөтенрусия «Аллоплант» күз һәм пластик хирургия үзәгенең баш табибы Разга Оренбуркина, Югары Яркәй үзәк район дәваханәсенең баш табибы Рәзидә Гатауллина, УУНиТ югары уку йорты курсантлары, университет студентлары катнашты.
Муса Гәрәев - республиканың иң данлыклы сугышчысы, аңа тиңнәр бөтен Башкортстанда юк. Ул үзенең хәрби юлын очучы-штурмовик буларак 1942 елның көзендә Сталинград сугышында башлый. Донбасс, Кырым, Белоруссия, Литва, Көнчыгыш Пруссияне азат итүдә катнаша. Сугыш елларында 250дән артык хәрби очыш ясый. 1945 елның 24 июнендә Кызыл мәйданда тарихи Җиңү парадында катнаша. 23 яшендә ул очучы-ас, ике тапкыр Советлар Союзы Герое, бер көндә берьюлы ике Алтын йолдыз алган бердәнбер кеше була. Моннан тыш, Бөек Ватан сугышы чорындагы барлык хәрби орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә.
Музейны ачу өчен урын сайлау очраклы түгел: ике тапкыр Советлар Союзы Герое улы Евгений Муса улы Гәрәев 30 елдан артык Бөтенрусия күз һәм пластик хирургия үзәгендә Русиядән генә түгел, ә дөньяның күп кенә илләреннән килгән пациентлар белән эшли. Евгений Муса улы музейга әтисенең күп кенә шәхси әйберләрен, китапларын, хәрби формасын, ул очкан самолет макетын тапшырды. Музей Муса Гәрәевның тормышын, эшчәнлеген һәм яшәгән заманны тулысынча чагылдыра.
- Бөек Ватан сугышы ветераннары кешелекнең иң куркыныч сугышларының берсе үткән кешеләр иде. Бу сугыш илебез тарихын ике чорга бүлде. Советлар Союзы халкы нацизмны җиңә алды, алар канкоеш, авырлыклар һәм коточкыч сынаулар аша үткән. Моның өчен без аларга рәхмәтле. БДМУ һәм Илеш районына ветераннарыбызның һәм әтиемнең данын хөрмәтләннәре өчен рәхмәт! – дип ассызыклады Евгений Гәрәев.