

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров чыршыдан акциядә катнашучыларның теләкләре белән өч открытка алды.
Мәсәлән, Стәрлетамактан Алеся һәм Уфадан Розалинда сюрприз-бүләк турында хыялланалар, ә Стәрлетамактан беренче сыйныф укучысы Михаил телескоп алырга тели.
Исегезгә төшерәбез, «Теләкләр чыршысы" хәйрия проекты 2018 елда Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән эшләтеп җибәрелде. Аның максаты - ятим балаларның, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларның һәм аз керемле гаиләләрдәге балаларның Яңа ел хыялларын тормышка ашыру.