Махсус хәрби операциягә ярдәм
Безнең заманның төп геройлары бүген – алгы сызыкта. Нәкъ менә алар хәзер Русия язмышын, аның киләчәген хәл итә. Башкортстанда туып-үскән җиде кеше “Русия Герое” исеменә лаек булды, меңләгән кеше Батырлык, Шәйморатов, Салават Юлаев орденнары, “Батырлык өчен”, Суворов, Жуков медальләре белән бүләкләнде. Башкортстан хәрби хәрәкәтләр зонасына 100дән артык колонна ярдәм җибәрде. Атна саен гуманитар конвой озатыла.
Гаилә
Дистә ел эчендә Башкортстанда күпбалалы гаиләләр саны чиреккә арткан – 59 меңгә кадәр. Алар саны буенча без – Идел буе федераль округында беренче һәм Русиядә җиденче. Туым дәрәҗәсе бездә ил һәм округ буенча уртача күрсәткечләргә караганда югарырак.
Сәламәтлек саклау
Сәламәтлек саклау өлкәсен яңарту нәтиҗәләр бирә. Быел республикада гомер озынлыгы иң югары дәрәҗәдә – 73 яшьтән дә югарырак булды. Бу да күп түгел. Безгә әле арытаба да эшләргә һәм кешеләрнең сәламәтлеген, тормыш шартларын яхшыртырга кирәк.
Уфаның Затон бистәсендә зур поликлиника ачылды, берничә ел эчендә 118 поликлиника яңартылачак. Моңа 8 миллиард сум бүленәчәк. Тиздән Уфада Балалар онкологиясе һәм гематология үзәге, кардиоүзәкнең хирургия корпусы эшли башлаячак.
43 район авылларында модульле 80 ФАП, 9 табиб амбулаториясе һәм 5 табиб практикасы офисы урнаштырылды. Киләсе елда аларга тагын 54 ФАП һәм 5 амбулатория өстәләчәк.
Быелдан башлап зур булмаган торак пунктларда эшли башлаган терапевт, педиатр һәм гомумпрактика табиблары 3 миллион сум күләмендә түләүләр ала башлады.
Мәгариф һәм фән
2019 елдан Башкортстанда 48 балалар бакчасы, 42 мәктәп төзелде, 20 меңнән артык укучы өчен һәм 9 меңнән артык мәктәпкәчә урын булдырылды, соңгы ике елда 140 мәктәп бинасы ремонтланды, шуларның 103е – авыл мәктәбе. Колледжларның матди-техник базасын ныгытуга миллиард сумнан артык акча бүленде.
Авылда эшләүче укытучылар, “Ел укытучысы” республика конкурсларында җиңүчеләр, балалар бакчалары һәм колледжларның иң яхшы педагоглары грантлар һәм премияләр ала.
Беренче тапкыр грантларны яшь галимнәр ала башлады. Быел 63 яшь галим торак шартларын яхшыртачак, ә 236сы Русиянең һәм дустанә илләрнең иң яхшы югары уку йортларында стажировка узачак.
Туризм
“Мәктәп туризмы” проекты яхшы башланып китте, 50 меңнән артык бала үз республикабыз буйлап сәяхәткә чыкты, ә “Башкортстанда озын гомерлелек” программасы Русиядә иң яхшыларның берсе дип танылды. Өстәмә рәвештә “Студентлар туризмы” проектын әзерләргә кирәк.
Узган елда Башкортстанда 2 миллионнан артык кеше булган иде, быел туристлар саны тагын 20 процентка артты. Без Идел буе федераль округының иң популяр төбәкләре өчлегенә кердек, ә курортларга ихтыяҗ буенча – илдәге лидерлар рәтенә.
Бөрҗән районына туристлар агымы елына 100 меңгә кадәр артты. Хөкүмәткә “Шүлгәнташ” тарихи-мәдәни үзәге янында кунакханә комплексы төзү мәсьәләсен карарга кирәк.
Төзелеш һәм төзекләндерү
Без “Башкортстан ихаталары” программасы буенча 1326 территорияне, күпфатирлы йортларда 8 меңнән артык подъездны ремонтладык, 680нән артык җәмәгать территориясен төзекләндердек. Бу эшне активлаштырырга кирәк, максат – шәһәр һәм районнардагы барлык ихаталарны тәртипкә китерү.
Узган елда Башкортстанда рекордлы 3 миллион квадрат метр торак төзелде, быел бу нәтиҗәне арттырачакбыз, хәзер безнең ориентир – 4 миллион квадрат метр. Бу гади бурыч түгел, әмма кешеләр сыйфатлы һәм арзан торакка мохтаҗ.
Мин вәгъдә иткәнчә, якын көннәрдә без “алданган өлешчеләр” проблемасын тулысынча хәл итәчәкбез. Биш ел эчендә 10 меңгә якын кешенең хокуклары тергезелде. Гомумән, бу Башкортстан тәнендә, аның икътисадында, иҗтимагый тормышында зур яра иде.
Республикада “Башкортстан йорты” программасы эшли башлый. Урындагы төзелеш материалларыннан типовой проектлар буенча кыйммәт булмаган күп шәхси йортлар төзеләчәк, ә республика инженерлык инфраструктурасын тәэмин итәчәк. Программа концепциясен Хөкүмәт 1 апрельгә эшләячәк.
Юллар һәм транспорт
Уфадан Көнчыгыш чыгу юлы ике айдан ачылачак. Стәрлетамактан Җиргәнгә кадәр Р-240 трассасы дүрт полосага кадәр киңәйтеләчәк, эшләр яз көне башлана. Бөре – Тастүбә – Сатка автомобиль юлы төзелеше тәмамланып килә. М-12 трассасының участогы инде бер елдан соң барлыкка киләчәк, аннары ике ел дәвамында без төзегәндә зыян күргән юлларны тергезәчәкбез, федераль Хөкүмәт белән бу мәсьәлә килешенгән.
“Фонлы”, ягъни еллар дәвамында каралмаган юлларны ремонтлау программасын финанслау елына 4тән 5 миллиард сумга кадәр арттырылды һәм аның вакыты чикләнмәгән. Бу юлларны ремонтлау турында кешеләрдән күп шикаятьләр килә.
Биш ел эчендә республика 1388 автобус сатып алды. Киләсе елда тагын 230 автобус кайтачак. Якындагы елларда Уфаның көньяк өлешендә трамвай челтәрен яңарту белән шөгыльләнәчәкбез, 40 километрга якын юл салабыз, 60 яңа трамвай сатып алабыз.
Видеокамералар, билгеләр, светофорлар һәм юл яны киртәләре урнаштыру нәтиҗә бирә: республика юлларында үлүчеләр саны биш ел эчендә 25 процентка кимеде.
Халыкара мөнәсәбәтләр
Чиктән тыш зур басым булуга карамастан, безнең белән дөнья илләренең яртысыннан артыгы эшли. Без Беларусь, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Кытай, Төркия, Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм башка илләр белән эшне көчәйттек. Аеруча белорус коллегаларыбыз белән уңышлы хезмәттәшлек итәбез.
Барлык товар әйләнешенең дүрттән бер өлеше туры килгән лидер – әлбәттә, Кытай Халык Республикасы. Кытайны зур финанс ресурслары, алдынгы технологияләр, компетенцияләр белән көчле партнер буларак карыйбыз. Кытай инвесторлары белән конкрет проектлар турында фикер алышабыз.
Энергетика булмаган экспорт өлеше, шулай ук экспортер-предприятиеләр саны артуы мөһим. Биш ел элек бездә алар 800 иде, хәзер – ике тапкыр күбрәк.
Идарә командасының бурычлары
Киләсе елга идарә командасы өчен өч зур бурыч блогын билгелим. Беренчесе – махсус хәрби операция максатларына ирешү буенча актив эш, алгы сызыктагы сугышчыларга ярдәм итү. Икенчесе – ветераннар, инвалидлар һәм аларның гаиләләре белән эшләү. Асылда, боларның барысы да –– махсус хәрби операция темасының дәвамы, әмма инде тылда. Өченчесе – республика икътисады, социаль өлкә үсеше, кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту.
Махсус хәрби операция бурычларын хәл итүгә бюджеттан республика акчаларының 4,6 миллиард сумын җибәрә-без.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга медицина реабилитациясе узуда кирәкле ярдәм күрсәтү, шул исәптән психологик тернәкләндерү, шифаханә-курорт дәвалануын алу, аларны эшкә урнаштыру һәм социальләшү иң мөһим бурыч булып тора.
Сугыш ветераннарының яңа госпитален төзүне финанслау буенча сөйләшүләр алып барабыз. Без аны төзиячәкбез. Бу көчле тернәкләндерү бүлеге белән 60 мең квадрат метр мәйданлы зур комплекс булачак.
Икътисад
Санкцияләрнең безгә алга таба хәрәкәт итәргә комачаулый алмавы барысына да аңлашылды.
Сәнәгать җитештерүе – 6,7 процентка, тугыз айда инвестицияләр 6,4 процентка арткан. Оборона предприятиеләре генә түгел, безнең бөтен сәнәгать заказлар белән тулган. Ел нәтиҗәләре буенча 7 процентка инвестицияләр үсешен планлаштырабыз һәм 600 миллиард сумга якынлашабыз. Бу эшне башлаганда хәтта мондый саннар булыр дип хыялланмадык та.
Тугыз ай нәтиҗәләре буенча реаль хезмәт хакы 11,8 процентка артты. Эшсезлекнең моңарчы күрелмәгән түбән дәрәҗәсе – 2,2 процент. Хәтта эшләргә кешеләр дә җитми.
Пилотсыз авиация системалары һәм технологияләр тармагын үстерәчәк төбәкләр арасына кердек. Хәзер бездә танылган җитештерүчеләр дә бар. Киләсе елга бурыч – республикада пилотсыз авиасистемалар куллану буенча гражданлык базарын формалаштыру һәм квалификацияле кадрлар әзерләү.
Авыл хуҗалыгы
Аграрийларга ярдәм итү өчен якындагы өч елга бердәм авыл хуҗалыгы салымы буенча ноль ставкасын озайтуны, 2030 елга кадәр кошчылыкны үстерүнең республика программасын эшләүне, икътисадыбызның реаль ихтыяҗларын исәпкә алып, кадрлар әзерләүне, моның өчен колледжларда ихтыяҗ булган белгечлекләр буенча урыннар санын арттыруны мөһим дип саныйм.
Спорт
Абруйлы чемпионатларда җиңүгә ирешкән спортчыларны һәм тренерларны бүләкләү өчен без махсус дәүләт стипендияләрен гамәлгә куйдык. Хәзер аларны 73 спортчы һәм тренер ала.
“Авыл тренеры” программасы буенча түләүләр 600 меңнән 1 миллион сумга кадәр артты, ә киләсе елдан “Шәһәр тренеры” программасын эшләтеп җи-бәрәбез. Киләсе этап Олимпия резервы училищесын ачу булачак, анда чем-пионнарның яңа буынын үстерәчәкбез.
Уфаның юбилее
2024 ел башкалабыз Уфаның 450 еллыгы билгесе астында узачак. Яраткан башкалабызны төзекләндерүгә аерым игътибар бирәбез. Шәһәргә зур спорт объектлары, яңартылган поликлиникалар, “Көнчыгыш чыгу юлы”, “Салют” тернәкләндерү үзәге, Балалар онкологиясе һәм гематологиясе үзәге, яңа Курчак театры бүләк ителәчәк.
Уфа юбилее кысаларында Русия һәм чит ил кунаклары катнашлыгында күп кенә фестивальләр, форумнар, концертлар, конкурслар һәм күргәзмәләр узачак.
2024 елның атамасы
Киләсе елны “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр турында кайгырту елы” буларак үткәрергә тәкъдим итәм. Авыру балалы гаиләләргә, эшкә яраклы яшьтәге инвалидларга ярдәм итүгә, аларның мәшгульлеген, һөнәри белем алуын оештыруга, уңайлы мохит, социаль инфраструктура, реабилитация һәм социальләштерү системалары булдыруга зур игътибар бирәчәкбез.
Гомумән алганда, биредә мәсьәләләрне комплекслы хәл итәргә кирәк, бу эшне, чынлыкта, чиксез мөмкинлекләре булган кешеләр, дигән фикердән чыгып төзергә кирәк. Безнең бурыч – кешеләргә тормыш сыйфатын яхшыртырга ярдәм итүче мохит булдыру, технологияләр кертү. Хөкүмәтнең болар буенча тиешле план әзерләвен сорыйм.
Республиканың Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, бүген Башкортстанда 250 меңнән артык инвалид яши, шуларның 93 меңгә якыны — эшкә яраклы яшьтәгеләр.
Еш кына “сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр” дибез, асылда исә алар – иксез-чиксез мөмкинлекләре булган кешеләр, һәм без аларга тулыкыйммәтле тормыш белән яшәргә ярдәм итәргә тиеш.
Авыр сынаулар вакыты
Киләсе елда Русия Федерациясе Президентын сайлаулар узачак. Ышанам, алар ил гражданнарын тагын да көчлерәк туплаячак, билгеләнгән максатларга ирешү өчен барлык сәяси көчләрне берләштерәчәк.
Без авыр сынаулар вакытында яшибез. 2024 ел да җиңел булмаячак. Ышанам ки, җаваплы бурычларны тиешенчә хәл итәрбез, тагын да көчлерәк һәм зирәгрәк булырбыз. Безнең геройлар тиздән өйләренә исән-сау әйләнеп кайтыр, дип өметләнәм.
Бергә без иң яхшы дөнья төзү өчен көрәшәбез. Төзибез, киләчәк буыннар өчен эшлибез. Алар өчен тарихыбызны, мәдәниятебезне, күпгасырлык кыйммәтләрне саклыйбыз. Һәм безнең буын үз өлешенә Русияне яклау кебек бөек миссия төшүе белән горурланырга тиеш.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.