

Хәрби хезмәткәрләр өчен адреслы ярдәм оешмалардан, иҗтимагый берләшмәләрдән, шулай ук республиканың 12 муниципаль берәмлегеннән битараф булмаган гражданнардан җыелды.
Йөк составына 13 автомобиль, 223 кубометр агач материалы (бүрәнә, такта), 74 кубометр утын, ике мобиль мунча, автомобиль прицепы, шиналар, ноутбуклар, рация, прицел, җылылык визорлары, "буржуйка" мичләре, җылылык пушкалары, төзелеш материаллары, бензопычкылар, генераторлар, маскировка челтәрләре, фольгоизозонт, хуҗалык-көнкүреш кирәк-яраклары, җылы киемнәр, йокы әйберләре, туклану продуктлары, гигиена чаралары, медикаментлар һәм туганнардан посылкалар керде.
Луганск шәһәре госпиталенә стоматология җайланмасы, стоматология пломбировка материаллары, медикаментлар, урын-җир әйберләре җибәрелде.
Йөк Русиянең 4 яңа субъектында урнашкан 17 хәрби бүлекчә өчен билгеләнгән. Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов чираттагы гумконвойны әзерләүдә катнашучыларга рәхмәт белдерде һәм республикадан ярдәм даими булачагын ассызыклады.