

"Без барлык бурычларны да үтәдек дип әйтә алмыйм. Бары тик үз-үзеннән бик канәгать кеше генә шулай саный ала. Ләкин без күп нәрсә эшләдек, - диде Радий Хәбиров. - Тулаем алганда, безнең республика, хезмәт коллективлары, кешеләр бу елны яхшы үттеләр. Минемчә, без төп бурычны үтәдек - махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм иттек. Икътисадыбызның үсешен тәэмин иттек, хәтта, билгеле бер кыенлыкларга карамастан, күп кенә социаль бурычларны хәл иттек, бик күп төзелеш эшләре тәмамлану стадиясендә тора. Әле кичә генә курчак театрын тапшырдык, балаларыбызга бүләк ясадык. Аларның бик бәхетле икәнлекләрен күрдем. Иң мөһиме, бу ел эчендә без республикабызның бердәмлеген тагын да ныгыттык".
Республика җитәкчесе шулай ук киләсе ел Русиядә Гаилә елы булачагын искә төшерде, Башкортстанда – сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр турында хәстәрлек елы да.
"Бер ел эчендә барлык бурычларны да хәл итеп булмый. 2024 ел ил Президенты карары белән Гаилә елы дип игълан ителде. Республикада традиция буенча без сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр турында кайгырту билгесе астында узачак елыбызны үткәрәчәкбез. Күп кенә сорауларны тирән анализлыйбыз һәм энергияне кая күбрәк бирергә кирәклеген карарбыз", - диде республика Башлыгы.