+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
24 Декабря 2023, 15:28

Радий Хәбиров «Башкортостан 3.0» программасы хакында сөйләде

БСТ телеканалында "Хатын-кыз бәхете территориясе" проектының туры эфирында Радий Хәбиров республика идарә командасының "Башкортостан 3.0" төбәкне үстерү программасы өстендә актив эш алып баруы турында сөйләде.  

Радий Хәбиров «Башкортостан 3.0» программасы хакында сөйләдеРадий Хәбиров «Башкортостан 3.0» программасы хакында сөйләде
Радий Хәбиров «Башкортостан 3.0» программасы хакында сөйләде

"Алдагы биш елда без сентябрьдәге 310нчы указ кысаларында эшләдек, анда ул чорга барлык бурычлар да билгеләнгән иде. Без Уфада транспорт инфраструктурасын яхшырту өчен күп нәрсә эшләдек: Көнчыгыш юлга чыгу, Зинино юлүткәргече, Көньяк капкасын - Пугачев урамын реконструкцияләү белән төзибез. Аңлашыла, болар барысы да халык өчен билгеле бер уңайсызлыклар тудыра. Ләкин әгәр моны хәзер эшләмәсәк, башкаланың актив үсеш алуын һәм ел саен халык саны артуын исәпкә алып, Уфаны транспорт коллапсы көтәр иде. Алда безне яңа юл объектлары төзү көтә. Дәваханәләр, мәдәни һәм спорт объектлары төзиячәкбез. Шәһәрләребезнең тышкы күренеше күркәм булырга тиеш", - дип билгеләп үтте республика җитәкчесе.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас