+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
25 декабрь 2023, 11:10

Башкортстанның иң нәтиҗәле эшләгән муниципалитетлары аталды

Башкортстан Хөкүмәтенең оператив киңәшмәсендә 2023 ел нәтиҗәләре буенча иң нәтиҗәле эшләгән муниципаль районнар һәм шәһәр округларын атадылар.

Башкортстанның иң нәтиҗәле эшләгән муниципалитетлары аталдыБашкортстанның иң нәтиҗәле эшләгән муниципалитетлары аталды
Башкортстанның иң нәтиҗәле эшләгән муниципалитетлары аталды

Урындагы үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү 2009 елдан алып 41 күрсәткеч буенча тугыз эш юнәлеше буенча уздырыла. Аерым алганда, алар икътисади үсеш дәрәҗәсен, мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирүдәге, мәдәният һәм спорттагы, торак-коммуналь хуҗалыктагы торышны характерлый.

Вице-премьер, Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Азамат Абдрахманов аңлатканча, комплекслы бәяләүне исәпләү өчен федераль методика нигезендә 11 күрсәткеч кулланыла. Алар арасында - норматив таләпләргә җавап бирми торган гомум файдаланудагы урындагы әһәмияттәге автомобиль юлларының озынлыгы; халыкның 10 мең кешесенә исәпләгәндә эшкуарлык субъектлары саны; төп капиталга инвестицияләр күләме (бюджет акчаларыннан тыш); урындагы бюджетның салым һәм салым булмаган керемнәре өлеше; муниципаль балалар бакчаларына билгеләү өчен исәптә торучы 1 яшьтән 6 яшькә кадәрге балалар саны; бер кешегә уртача алганда гамәлгә кертелгән торак урыннарның гомум мәйданы.

Моннан тыш, хисап елында торак шартларын яхшырткан һәм торак урыннарына мохтаҗларның гомум санында өлеше исәпкә алына. Шулай ук республика урындагы үзидарә органнары эшчәнлеге белән халыкның канәгатьлеге бәяләнә; даими рәвештә спорт белән шөгыльләнүче халыкның өлеше; муниципалитет территориясенең гомум мәйданында җир салымына салым салу объектлары булган җир кишәрлекләре мәйданы өлеше; өстәмә белем бирү буенча хезмәтләр алучы 5-18 яшькә кадәрге балалар өлеше исәпкә алына.

«Узган ел йомгаклары буенча безнең уртак эшчәнлегебез нәтиҗәсендә Башкортстан Идел буе федераль округы субъектлары арасында өч күрсәткеч буенча лидерлар өчлегенә керә, алар - төп капиталга инвестицияләр күләме; даими рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүче халык саны; урындагы әһәмияттәге автомобиль юлларының тиешле нормативларга туры килгән өлеше, - диде Азамат Абдрахманов. - Комплекслы бәяләүне исәпләгәндә һәм җиңүчеләрне билгеләгәндә күрсәткечләр динамикасы өч ел эчендә исәпкә алына».

Рейтингта шәһәр округлары арасында беренче урынны Октябрьский алды. Административ үзәге шәһәр булган муниципаль районнар арасында - Ишембай районы иң яхшысы дип табылды. Икенче урында - Мәләвез районы.

Авыл муниципаль районнары арасында беренче урында - Әбҗәлил районы. Икенчедә - Уфа районы, өченчедә - Зианчура районы.

Шул ук вакытта, федераль бәяләүдән тыш, 2019 елдан бирле төбәктә Радий Хәбиров башлангычы белән "Ел казанышлары" форматында муниципалитетлар рейтингы алып барыла. Быел 58 күрсәткечтән биш номинация билгеләнде.

Муниципалитетлар өч төркем: шәһәр округлары, үзәк муниципаль районнар - шәһәр һәм авыл муниципаль районнары буенча бәяләнә. Мәсәлән, «Сәламәтлек һәм демографик үсеш» номинациясендә муниципаль берәмлек хакимиятләренең медицина хезмәте күрсәтү системасын үстерү һәм халыкның үсешен тәэмин итү эшчәнлеге бәяләнде. Биредә, шулай ук, балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә кайнар туклану оештыру сыйфаты да исәпкә алынган.
Исәп-хисаплар һәм тәкъдимнәр нәтиҗәләре буенча бу номинациядә җиңүчеләр: шәһәр округлары арасында - Нефтекама; үзәге шәһәр булган муниципаль районнар арасында - Дүртөйле районы; авыл муниципаль районнары арасында – Чакмагыш районы. Авыл муниципаль районнары арасында икенче урында - Архангель районы, өченче урында - Бөрҗән районы.

“Барлык муниципалитетларны котлыйм, - диде Радий Хәбиров. - Тулаем алганда, барысы да бердәм эшләде. Чыннан да, күрәсең, кемнеңдер төзекләндерү эшләре яхшырак бара, кемдер юлларны яхшы төзи. Тагын бер тапкыр сезгә моның өчен рәхмәт белдерәм".

Фото: bashinform.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас