Шуның белән бергә "ВКонтакте" өлеше актив үсә, әмма үсеш буенча рекордчы Telegram булды, агымдагы елда ул ике тапкырга диярлек үскән.
VPN куллану күләме елына 7 тапкыр диярлек арткан.
Мобиль интернет-трафик үсеше уртача 12 процент тәшкил иткән. Узган елда трафик рекордлы 31 процентка үскән.
"Димәк, челтәрдә йөкләнеш тотрыклы үсә - ел саен 8 процент тирәсе. Бу ел саен операторларны челтәрләрне оптимальләштерү һәм модернизацияләү буенча зур эш башкарырга мәҗбүр итә. Нәтиҗә буларак, челтәрләрнең йөкләнеше 50 проценттан артмый, бу сервисларның тотрыклылыгын һәм югары сыйфатын тәэмин итүгә ярдәм итә. Быел элемтә хезмәтләренең бәясе уртача 3 процентка арттты", - дип хәбәр итте министр.
Фото: bashinform.ru