+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
25 декабрь 2023, 13:15

Путинның элекке визиткасын сатканнар

90нчы еллар башында Путинның визиткасын аукционда ике миллион сумга сатканнар.

Путинның элекке визиткасын сатканнарПутинның элекке визиткасын сатканнар
Путинның элекке визиткасын сатканнар


Русия Президенты Владимир Путинның 1990 еллардагы визит карточкасын электрон аукционда ике миллион сумга сатканнар, дип хәбәр иткән ТАСС агентлыгына Петербург аукцион йортының әйдәп баручы белгече Финист Цыганков.

"Путин Владимир Владимирович. Халык депутатларының Ленинград шәһәр Советы рәисенең халыкара элемтәләр буенча киңәшчесе", - дип язылган визиткада. Карточкадагы берничә сан Путин кулы белән язылган, дип әйтелә лотның тасвирламасында.

Владимир Путин 1990-91 елларда Ленинград шәһәр Советы рәисе киңәшчесе булып эшләде, ул вакытта аны Анатолий Собчак җитәкләде.

Фото: rbc.ru

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас