

- Узып баручы елны озатканда, без йомгаклар ясыйбыз, киләчәккә планнарны билгелибез. Һәм, әлбәттә, иң яхшыларны билгеләп үтәбез. Бүген без сезне Ватанга лаеклы хезмәт иткәнегез өчен рәхмәт әйтергә җыйдык. Сезнең җаваплы хезмәтегез, ихлас ватанпәрвәрлегегез, талантыгыз, профессионализмыгыз, батырлыгыгыз һәм рухи көчегез өчен, - диде Радий Хәбиров. - Бүләкләнүчеләр арасында - Ватанны саклаучы геройларыбыз, махсус хәрби операциядә катнашучылар. Көн саен "Башкортостан" полкы сугышчылары, исемле батальоннар, контрактчылар һәм мобилизацияләнүчеләр батырлык күрсәтәләр.
Кадерле якташларым, бөтен республика сезгә рәхмәт белдерә, өйгә исән-имин, исән-сау кайтуыгызны көте. Ә безнең монда - үз хезмәт фронтыбыз. Без сезнең өчен ныклы, ышанычлы тыл булырга тырышабыз.
Фото: glavarb.ru