Башкортстан Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов сүзләренчә, Башкортстанда Җайга салу йогынтысын бәяләү институты эшлекле климатны яхшыртуның нәтиҗәле коралы булып тора.
- Җайга салу йогынтысын бәяләү механизмы республикада 2011 елдан "пилот" проект статусында эшли башлады һәм бизнеска артык административ басым мәсьәләләрен системалы карарга мөмкинлек бирде. Төбәктә институт эшләгән чорда эшкуарлык эшчәнлеген алып бару мәсьәләләрен регламентлаучы республика норматив хокукый актларының 1600дән артык проекты бәяләнде. Бу елның 9 ае нәтиҗәләре буенча республика муниципалитетлары тарафыннан җайга салу йогынтысын бәяләү турында 292 бәяләмә әзерләнгән, бу - бер муниципаль берәмлеккә уртача 4-5 бәяләмә, - дип билгеләде Рөстәм Моратов.
Фото: pravitelstvorb.ru