

"Кадерле дуслар!
Сезне Русия Федерациясе Коткаручылар көне белән котлыйм!
Коткару бүлекчәләре ашыгыч ярдәм күрсәтү һәм республика халкы, территорияләре, инфраструктурасы иминлеген тәэмин итү һәм техноген һәм табигый характердагы гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерү буенча ышанычлы оператив хезмәт булып тора. Бердәм гамәлләр, югары профессионализм, тәвәккәллек һәм батырлык, иң авыр, куркыныч шартларда үз бурычыгызны үтәргә әзерлек, бәлагә тарыган һәркемгә ярдәмгә тиз килү нәтиҗәсендә сез республика халкының тирән хөрмәтен яуладыгыз. Атна саен диярлек дәүләт комитеты хезмәткәрләре гуманитар конвойларны махсус хәрби операция зонасына озатып бара. Җир тетрәүдән зыян күргәннәргә ярдәм иткәнегез өчен Төркия Республикасы халкыннан да рәхмәт сезгә.
Сезнең эшегез авырлыклар һәм хәвеф белән бәйле. Кешеләрнең хөрмәте һәм ышанычы - бик кыйммәт, һәм ул - сезнең эш сыйфатының иң югары бәясе.
Барлык хезмәткәрләргә һәм ветераннарга рәхмәт белдерәм", - диелә текстта.