

Орденнар, медальләр, мактаулы исемнәр, Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең, югары мәктәп галимнәренең һәм укытучыларының, инженерларның, эшчеләрнең, укытучыларның, табибларның, мәдәният эшлеклеләренең, шулай ук кыска вакытлы ялга туган якларына кайткан махсус хәрби операциядә катнашучыларның казанышлары билгеләп үтелде.
- Бүләкләнүчеләр арасында бүген безнең геройлар - Ватанны саклаучылар, махсус хәрби операциядә катнашучылар да бар. Көн саен «Башкортстан» полкы, башка батальоннар, контрактчылар һәм мобилизацияләнгәннәр сугышчан батырлык күрсәтә.
Безнең мотоукчылар полкының шәхси составы беренче айлардан ук командование куйган бурычларны хәл иткәндә фидакарьлек һәм профессиональлек күрсәтте. Полкның подразделениеләре дошманның оборонасын җимерә, алга бара һәм өстенлек итүче биеклекләрне яулап ала. Бөтен республика сезгә рәхмәт белдерә, кадерле якташлар! Җиңү белән исән-сау кайтуыгызны көтәбез!
Бу залда төрле тармаклар хезмәткәрләре бар. Сезнең фидакарь, намуслы хезмәтегез - яшьләргә үрнәк.
«Башкортстан Республикасының халык укытучысы» дигән мактаулы исемгә Ильяс Вәлиев лаек булды. 40 елдан артык гомерен ул педагог хезмәтенә багышлаган. Авыл укытучысыннан педагогия фәннәре докторы дәрәҗәсенә кадәр юл үткән. Ильяс Иштуган улы Эстон ССРның Палдиски шәһәрендә Салават Юлаев һәйкәлен, Мостай Кәрим, Рәми Гарипов, Рәшит Нигъмәти музейларын, 1нче гимназия-интернат тарихын ачу инициаторларының берсе булды. Ул - 700гә якын монография, китап һәм мәкалә авторы.
Барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел белән котларга рөхсәт итегез. Гаиләләрегезгә тынычлык һәм иминлек телим! - диде Радий Хәбиров.
Фото: "Башинформ"