+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
29 Декабря 2023, 06:03

“Башнефть” ярдәме белән Боз сарае ачылды

Октябрьский шәһәрендә заманча Боз сарае ачылды. Спорт объекты “Роснефть” компаниясе белән Башкортстан Хөкүмәте арасында хезмәттәшлек турында килешү кысаларында “Башнефть” (“Роснефть” структурасына керә) ярдәме белән төзелде.

“Башнефть” ярдәме белән Боз сарае ачылды“Башнефть” ярдәме белән Боз сарае ачылды
“Башнефть” ярдәме белән Боз сарае ачылды

Гомум мәйданы 6500 квадрат метр тәшкил итүче объект 800 тамашачыга исәпләнгән. Комплекс тиешле спорт җиһазлары белән – хоккейчылар һәм фигуралы шуу өчен тренажерлардан алып, бозны тигезләү өчен махсус машинага кадәр тәэмин ителгән.

Заманча спорт корылмасын җиһазландыру кышкы спорт төрләре буенча ел әйләнәсенә төбәк һәм федераль дәрәҗәдәге ярышлар уздыру мөмкинлеге бирәчәк.

– Балалар һәм аларның әти-әниләре, тренерлар составы бу куанычлы вакыйгага бик шат. Моңа кадәр без күнекмәләрне ачык бозда үткәрдек, Туймазы шәһәрендә, шулай ук Татарстан Республикасының Баулы шәһәрендә боз мәйданы арендаладык. Хәзер, ниһаять, спорт белән үзебезнең Боз сараенда шөгыльләнәчәкбез, – диде “Боз арысланнары” хоккей командасы тренеры Алишер Гыйльманов.

Боз сараен ачу тантанасында “Башнефть-Добыча” җәмгыятенең генеральный директоры Сергей Нонява, Русиянең спорт министры урынбасары Одес Байсолтанов һәм Русиянең Хоккей федерациясе президенты Владислав Третьяк катнаштылар.

– Минем өчен бүген федерация исеменнән барысын да бәйрәм белән котлау – зур мәртәбә. Бу – хоккей бәйрәме! Бу – безнең илдә гамәлгә кертелгән 701нче хоккей стадионы. Русиянең – спорт державасы икәнлеген барыбыз да беләбез. Һәм без бик күп ярышлар, Олимпия уеннары, спорт төрләре буенча дөнья чемпионатлары, универсиадалар үткәрәбез. Без моны нәрсә өчен эшлибез? Спорт мәйданчыкларына яшьләрне мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итү өчен. Сәламәт яшәү рәвеше һәр кешенең тормыш девизы булсын өчен. Спорт аша илебезнең ватанпәрвәрләрен тәрбияләү өчен, – диде Владислав Третьяк.

Биредә, профессиональ спортчылардан тыш, Октябрьский шәһәре һәм 120 меңнән артык кеше яшәүче якындагы торак пунктлар халкы спорт белән шөгыльләнә алачак. Спорт комплексында хоккей һәм фигуралы шуу секцияләре эшләячәк, шулай ук, халык өчен тимераякта шууны оештыру планлаштырыла. Бинада чишенү-киенү, душ, тренерлар бүлмәләре, хореография һәм конференция, күнекмәләр заллары, тимераяклар һәм инвентарь саклау өчен биналар, шулай ук, медицина кабинеты һәм буфет каралган. Аз мобильле гражданнарның уңайлылыгы өчен шартлар булдырылган: пандуслар һәм махсус лифт урнаштырылган. Комплексны электр энергиясе белән – үз трансформатор подстанциясе һәм җылылык белән үз казанлыгы тәэмин итә.

– Бу – Октябрьский шәһәрендә спорт белән ел әйләнәсенә шөгыльләнергә мөмкинлек бирүче беренче ябык шугалак, шуңа күрә яхшы нәтиҗәләргә ирешербез дип өметләнәм. Боз бик сыйфатлы. Киләчәктә без төрле дәрәҗәдәге ярышлар үткәрә алабыз, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты “Боз сарае” спорт мәктәбе директоры Марат Фәттахов.

Киңкүләм, балалар һәм үсмерләр спортына ярдәм итү – “Роснефть” компаниясе һәм аның бүлендек җәмгыятьләре эшенең төп юнәлешләренең берсе. Компания акчасына спорт комплекслары, ареналар, күпфункцияле спорт мәйданчыклары төзелә. “Роснефть” ярдәме белән Русия төбәкләрендә дистәләгән заманча эре спорт корылмасы ачылды. Компания физик культураны һәм сәламәт яшәү рәвешен үстерү һәм популярлаштыру проектларына актив ярдәм итә.

“Башнефть” булышлыгы белән 2017 елдан башлап Башкортстанның 16 районында 30дан артык спорт объекты ачылды. Алар арасында – Күмертаудагы Боз сарае, Дүртөйледәге дөнья дәрәҗәсендәге скейтпарк һәм Туймазыдагы “Спартак” стадионы. Благовещен районында күнекмәләр өчен алты мәйданчык төзелде. Алар элегрәк “Башнефть” ярдәме белән төзелгән “Уфа лачыны” спорт үзәгендә урнашты. Спорт комплексында спортның 62 төре буенча 3000 бала шөгыльләнә. Уфа районының Булгаково авылында заманча “Жемчужина” физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзелде. Бу – 6000нән артык кеше яшәгән авылда бердәнбер шундый спорт комплексы.
Шулай ук, республика районнарында һәм шәһәрләрендә “Башнефть” ярдәме белән күпфункцияле 10 спорт-сәламәтләндерү комплексы барлыкка килде.

Альбина ИРКӘБАЕВА.

“Башнефть” ярдәме белән Боз сарае ачылды
“Башнефть” ярдәме белән Боз сарае ачылды
Автор:Денис Таваев
Читайте нас